Казанның Миллениум күперендә “М” хәрефенең ни өчен бер генә өлешен буяуларын аңлатканнар

Башкалабызда яшәүчеләр бу хакта шәһәр хакимиятеннән сораганнар.
Казанның Миллениум күперендә “М” хәрефенең бер “ботын” гына буяп куйганнар. Әлбәттә, күп кенә кешеләрне гҗәпкә салган бу. Алар хәрефнең икенче өлешенең кайчан тәртипкә китереләчәген сорап, шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иткәннәр. Ләкин хакимиятнең җавабы аларны сөендермәгән.

“Тышкы төзекләндерү комитетыннан белдерелгәнчә, хәрефнең икенче өлешен, акча бирелгән очракта, киләсе елда тәртипкә салу планлаштырыла”, – дип хәбәр ителгән мэриядән.
Шәһәрдә яшәүчеләр исә, бу вакытка хәрефнең буялган “боты” кояшта уңачак, һәм хәреф өлешләренең төсләре бер-берсеннән аерылачак, дип борчыла.


Фикер өстәү