Депутат башка төбәкләрдән килгән укытучыларга тулай тораклар төзергә тәкъдим итте

2020 елдан бүгенгә кадәр “Авыл укытучысы” федераль программасы нигезендә авыл мәктәпләренә 54 педагог эшкә кайткан. Узган ел – 19, быел – 23 укытучы. Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутат Римма Мөхәммәтшина исә шәһәр мәктәпләренә дә башка төбәкләрдән мөгаллимнәрне эшкә чакырырга тәкъдим итте.

–Казанда яңа мәктәпләр төзелеп, укучылар саны елдан-ел артып тора. Тагын 10 мең бала өстәлә. Аларны укытыр өчен укытучылар кирәк. Безгә башка төбәкләрдән күчеп килүче укытучылар өчен тулай тораклар төзү тәкъдиме белән чыгарга кирәктер, бәлки? –диде Рима Мөхәммәтшина утырышта.

Татарстан мәгариф һәм министры урынбасары Алсу Әсадуллина аның тәкъдимен хуплады. Аның әйтүенчә, кадрлар кытлыгы бакчалардан башланып, мәктәпләрдә дә дәвам итә. “Вузларны тәмамлаган физика, информатика укытучыларының барысы да мәктәпкә эшкә килгән очракта да ихтыяҗны каплый алмый”, –диде Алсу Әсадуллина.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, укытучы һөнәренең абруен күтәрергә кирәк, дип белдерде.

– Дәүләт Думасында педагогларның абруен күтәрү буенча эш алып барыла. Минемчә, алар укытучының дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдереләчәк. Бу укытучыларның мәгариф системасына карата кызыксынуын арттырыр, –диде Людмила Рыбакова.


Фикер өстәү