Кытайның Россиядәге илчелегенең сәүдә-икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе: «Кытай белән Татарстан арасында да сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек тотрыклы үсештә»

Быелның гыйнварыннан июленә кадәр Россия белән Кытай арасында сәүдә күләме 134 миллиард доллар тәшкил иткән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, күрсәткеч 36,5 процентка үскән. Бу хакта Кытайның Россиядәге илчелегенең сәүдә-икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Юй Хунчи әйтте.

«Соңгы елларда Россия һәм Кытай башлыкларының стратегик җитәкчелеге бәрабәренә безнең хезмәттәшлек яңа үсеш алды. Кытай инде 13 елдан бирле Россиянең төп сәүдә партнеры булып тора», – диде ул.

Юй Хунчи сүзләренә караганда, соңгы елларда Кытай белән Татарстан арасында да сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек тотрыклы үсә. Былтыр сәүдә күләме 1,6 миллиард долларга җиткән. «Татарстанда сәнәгать, авыл хуҗалыгы зур үсеш алган. Бу предприятиеләргә көнкүреш техникасы җитештерү, автомобильләр җыю, җиһазлар сатуда хезмәттәшлек итәргә шартлар тудыра», – диде Юй Хунчи.


Фикер өстәү