Татарстанда бер бабайдан 400 мең сум алган курьерны тоткарлаганнар

Нурлатта Ульяновск өлкәсеннән килгән 23 яшьлек курьерны тоткарлаганнар. Ул телефон аферистлары кушуы буенча эшләгән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мошенниклар 81 яшьлек бабайны: “Оныгыгыз юлда фаҗига китереп чыгарган. Аның җинаять җаваплылыгына тартылуын теләмәсәгез, акча түләгез”, – дип алдаган.

Өлкән кеше, бу сүзләрне ишетүгә, барлык акчасын конвертка салган да, мошенник кушканча, конвертны шул арада килеп җиткән курьерга тоттырган. Мошенниклар корбанына әйләнүен аңлагач кына полициягә шалтыраткан.

Курьерның кем икәнлеген билгеләп, тиз генә тоткарлаганнар. Ул мессенджерда бер туташ белән танышып, аңа акча эшләү ысулы – өлкәннәрдән акча алып, билгеле бер счетларга күчерүне, ниндидер процентны үзенә калдыруны тәкъдим итүе турында сөйләгән.

Әлеге очрак буенча мошенниклык турында җинаять эш кузгатылган.


Фикер өстәү