Фәрит Мөхәммәтшин сенаторлар Константин Косачев һәм Андрей Денисов белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Cоветы Рәисе урынбасары Константин Косачев һәм Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисе беренче урынбасары Андрей Денисов белән очрашты. Очрашу “Казан Экспо” мәйданчыгында узды.

Сенаторлар Казанга “РОСТКИ” Россия-Кытай I форумында һәм “Халыкара мөнәсәбәтләрең әһәмиятле өлеше буларак, сәяси партияләрнең хезмәттәшлеге” дигән түгәрәк өстәл утырышында катнашу өчен килгән. Очрашуда Россия белән Кытай арасындагы партнерлык кысасында Татарстанның Кытай белән хезмәттәшлеген алга таба үстерү мәсьәләләре каралды. Сенаторлар тәүге тапкыр үткәрелгән Россия-Кытай форумын югары бәяләп, ике дәүләтнең бизнес-даирәләре, партия структуралары һәм киң җәмәгатьчелегенең шул рәвешле үзара аралашуының алга таба да дәвам иттерелүенә ышаныч белдерде.
“Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекнең алга китешле мөнәсәбәтләр булып торуына иманым камил”, – дип билгеләп үтте Константин Косачев. – Татарстан – чор тәэсирен бик төгәл сиземләүче төбәк, һәм аның “РОСТКИ” форумын алга таба даүткәрәчәгенә, әлеге форумның Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә зур роль уйнаячагына ышанам”.
“Партия очрашулары, идарәче партияләрнең үзара элемтәләре халыкара хезмәттәшлекне ныгыту өчен бик кирәк, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүген форумда Кытайдан килгән студентлар да күп. Без, үзара ышаныч һәм хезмәттәшлекне үстерү өчен “РОСТКИ” форумын ел саен үткәрү тәкъдиме белән чыгачакбыз”.


Фикер өстәү