Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

Бүгеннән Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Халык иртәдән үк сату мәйданнарына килгән. Арча районы уңганнары халыкны кайнар коймак һәм тәмле чәй белән сыйлый. Алар сату иткән урында халык аеруча күп иде.

– Төнге бердә йокыдан тордык. Иртәнге дүртенче яртыда без инде агросәнәгать паркында идек. Бишенче яртыда сатып алучылар килә башлады. Яшьләр йоклый икән әле. Күбрәк олы яшьтәгеләр иде, – ди Сарай Чокырча авылыннан килгән Рәмзия Сафиуллина. – Без башта сөт саттык. Иртәнге сигезенче яртыга 300 литр сөтебез бетте дә инде. Халык чират торып алды.

Сату рәтләре арасында Кукмара, Мамадыш, Арча уңганнары бүген. Арчалар мунчалага кадәр сата. Мамадыш урман хуҗалыгы хезмәткәрләре агач үсентеләре алып килгән. Аларны да күз ачып йомганчы алып бетерделәр. Башкала халкы Кукмараның сөт ризыкларын да сыпыртып алды.

– Ничә еллар ярминкәгә йрөибез. Сөтләре бик тәмле. Кайчан килерләр икән дип көттек. Ризыклары сыйфатлы булгач, Салмачы бистәсеннән үк килдем. Маен да алам, эремчеген дә. Каймаклары бик тәмле, – ди Нурия апа Шиһабетдинова.

Кукмара районының Нырты авылында яшәүче Илшат Хамизов иртәнге тугызга алып килгән итен сатып та бетергән иде.

– Бәя узган елгы кебек калды. Килосы 460 сумннан башлана. Яңа гына суйган мал булгач, халык чират торып ала. Ярминкәләр безнең өчен бик әйбәт урын инде ул. Шөкер итеп, сөенеп кайтып китәбез, – ди Илшат.
Әлеге ярминкәләр һәр атнаның шимбәсендә декабрь ахырына кадәр узачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү