Пенсиянең дөрес исәпләнүен ничек тикшерергә?

2004 елда 1981–1985 еллардагы хезмәт хакым турында белешмә алып, пенсия бүлегенә илттем. 44 ел стажым бар. Хәзерге алган акчам белән килешмим. Миңа пенсияне дөрес исәпләгәннәрме? Шуны белешсәгез иде.

 Әгълиулла Галәвиев. Әтнә районы

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат үзәге:

– Пенсионерларның пенсия күләмен газета аша әйтә алмыйбыз. Бу – шәхси мәгълүмат. Аның 80 яшьтән соң түләнелә торган акчасы ике мәртәбә артуын, әле тагын караучысы өчен 1200 сум түләнгәнен генә әйтә алабыз. Шуңа күрә Әгълиулла абыйга үзе яшәгән районның клиентлар белән эшләү хезмәтеннән безнең фондка менә бу адреска (http://pension.sprrt.ru/.) интернет аша хат җибәрүен сорыйбыз.


Фикер өстәү