Казанда яшь программистлар татарча ИТ-проектлар тәкъдим итәчәк

Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында «Tatar.Бу Хакатон» бәйгесе башланды. Яшь программистлар — мәктәп укучылары һәм студентлар ике көн дәвамында татар телен өйрәнү һәм популярлаштыруга багышланган ИТ-проектлар ясаячак.

Әлеге бәйге быел дүртенче мәртәбә һәм KazanDigitalWeek-2023 халыкара форумы кысасында узлырыла.

— «Tatar.Бу Хакатон» — форум кысасында уздырылучы дүртенче хакатон. Аның төп үзенчәлеген атамасыннан ук аңлап була. Яшь программистлар тәкъдим итәчәк проектлар татар теленә багышланачак. Икенче үзенчәлек — монда күбесенчә өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша, — диде чараның ачылыш тантанасында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.

Катнашучылар ике яшь категориясендә көч сынашачак. Өлкән лигада җиңү яулаган командага проектларын гамәлгә ашыру өчен 100 мең сум акчалата бүләк биреләчәк. Моннан тыш, 2 урынга — 80 мең сум, 3 урынга 55 мең сумлык призлар да каралган.

Кече лига җиңүчеләре 65 мең сум ота ала. 2 урын алган команда — 55 мең сум, 3 урын алучылар 45 мең сумга дәгъва итә.

Моннан тыш, катнашучылар Татарстан Фәннәр академиясендә стажировка узу, KazanDigitalWeek-2023 форумында чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булачак.


Фикер өстәү