Путин – Әрдоган очрашуы: имзасыз килешүләр нигә кирәк?

4 сентябрьдәге Путин – Әрдоган очрашуын Россия җәмәгатьчелеге дә, дөньякүләм сәясәтчеләр дә зур кызыксыну белән көттеләр. Саммит, чынлап та, интригалы булырга вәгъдә итте, чөнки, бердән, Россия демонстратив рәвештә чыккан «ашлык килешүе» кабат торгызылырга тиеш, икенчедән, инде ел ярымнан артыкка сузылган Украинадагы конфликт сөйләшүләр өстәле янында хәл ителә башламасмы дигән кечкенә генә өмет тә юк түгел иде.

Россия – Төркия арасындагы икътисадый хезмәттәшлеккә караган килешүләр дә көтелде, билгеле, алары да халыкара әһәмияткә ия, әмма беренче ике пункт игътибарны күбрәк җәлеп итә. Ике яклы сөйләшү бик тәфсилләп әзерләнде: ике илнең тышкы эшләр министрлары алдан очрашып сөйләштеләр. Дипломатларның андый очрашулары гадәттә имза салырлык документлар әзерләү белән төгәлләнә. Шундый әзер кәгазьләр юк икән, лидерларның очрашуы нигә? Сочига Үзәк банк, Тышкы эшләр министрлыгы, Оборона министрлыгы җитәкчеләренең килүләре дә масштаблы карарлар кабул ителәчәген дәлилли иде кебек. Киң җәмәгатьчелеккә игълан ителмәгән вакыйгалар сәхнә артында да барды.

Әмма… Путин – Әрдоган очрашуы бернинди килешүләрсез төгәлләнде. Хәтта Кремль инициативасы булган газ хабы буенча да уртак документ имзаланмады. «Ашлык килешүе» һәм тынычлык турында сөйләшүләр хакында әйтеп тә торасы юк. Без саммитта эчке пружиналарның ничек хәрәкәтләнүен белә алмыйбыз, билгеле. Хәтта Әрдоган да Путин белән сөйләшү башында гаҗәпкә калды, диделәр. Кремль, күрәсең, дипломатик каналлар аша ирешелгән барлык килешүләрне берьюлы кире кагып, бөтенләй яңа тәкъдимнәр белән килгән. Очрашудан соң Әрдоганның социаль челтәрдә Путинны «кадерле дус» дип атавы ул тәкъдимнәрнең төрекләр өчен кызыктырырлык булуына ишарә итә. Ләкин аларны килешү дәрәҗәсенә күтәрү өчен тикшерәсе һәм өйрәнәсе бар. Путинның яңа тәкъдимнәр җыелмасын Украина һәм Көнбатыш белән дә килештерергә кирәк, эшнең ул ягы да мөһим. Бер мәсьәләдә генә төрек лидеры сүзне өзеп әйтте: «Тынычлык өчен өметләндерерлек перспективалар горизонтта күренми», – диде. Димәк, конфликтка кергән якларның якын арада тыныч сөйләшүләр өстәле янына утыруларын көтәргә кирәкми.

Путинның көтелмәгән яңа инициативалары төрек ягын канәгатьләндергән булырга тиеш, чөнки Әрдоган сөйләшүләрне «нәтиҗәле һәм продуктив» дип бәяләде. Күп кенә аналитиклар, төрек сәясәтенең карт төлкесе Сочига «ашлык килешүе» өчен дә, Украина конфликтын тыныч сөйләшүләр юнәлешенә кертеп җибәрү өчен дә түгел, ә Россия газын төрек лираларына сатып алу турында килешү өчен килде, диделәр. Һинд рупиясе белән килеп туган проблемалар Кремльне төрек лирасына сак карарга мәҗбүр итә, әлбәттә. 30 миллиард доллардан артыграк рупиянең Һиндстан банкларында эленеп калып, Россия өчен бернинди дә файда китермәве Мәскәүдә гаеплеләрне эзли башлауга этәрде дигән сүзләр дә йөри. Гомумән, милли валюталарда сәүдә итү Россиягә зур зыян сала. Доллар кыйммәтләнә, бу юллар язылганда, ул яңадан 98 сумлык үрне яулады. Үзәк банк 15 сентябрьдәге утырышында төп ставканы тагын күтәрәчәк, дигән хәбәрләр бар. Сум шикелле үк зәгыйфь һәм конвертацияләнми торган лираларга бәйләнү яңа зур югалтуларга китерәчәк. Әмма, бердән, Әнкараның бу өлкәдә Мәскәүгә басым ясау мөмкинлекләре шактый, икенчедән, газны кая куясың?

Әрдоган «ашлык килешүе» буенча Путинның яңа тәкъдимнәре кызыклы дип саный һәм якын киләчәктә килешүгә ирешергә өмет белдерә. «Ашлык килешүе» – Россия өчен сөйләшүләрнең умыртка баганасы ул. Украина ашлыгы ул килешүдә Россия өчен бернинди әһәмияткә дә ия түгел. Сатылмаса, яхшырак, чөнки ашлыкка бәяне күтәреп, Мәскәүгә өстәмә дивидендлар китерә. Килешү төзелә икән, Россия өчен файдалы булсын. Путин Россия ашлыгы һәм ашламасын экспортлауга киң юл ачылуны, Россельхозбанкны SWIFT системасына кушуны, Россиягә чит илдән авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу мөмкинлеген бирүне, Россиядән Одессага аммиакүткәргечне торгызуны таләп итә. Бу таләпләр үтәлсә, Россия яртылаш санкцияләр боҗрасыннан чыкты, дип әйтеп булыр иде, әмма аларның үтәлешен Әрдоган гарантияли алмый. Эшнең бөтен катлаулы ягы шунда. Шуңа күрә әлегә Путин – Әрдоган сөйләшүләре килешүләр турында килешү белән генә төгәлләнде. Төрек лидерының оптимизмына караганда, чын килешүләр дә кайчан булса да бер имзаланыр кебек. Путин таләпләре кысасында килешү була алса, доллар курсы һәм инфляция күрсәткечләре безнең кесәләр файдасына үзгәрер иде. Путин һәрбер чыгышында «Көнбатыш безне алдады» дигән тезисны алга сөрә. Бу юлы принципиаль катылык күрсәтергә тели. Әмма һәрбер килешү компромисслар таләп итә ул барыбер.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү