Галимнәр ачыклаган: «Аллаһ» сүзе кешенең сәламәтлеге өчен файдалы

«Аллаһ» сүзе кешенең калебе генә түгел, сәламәтлеге өчен дә файдалы. Нидерланд психологы, профессор Ван дер Ховен шулай дип ышандыра. Коръәни Кәримне уку һәм «Аллаһ» сүзен кабатлау вакытында шундый ачыш ясаган ул.

Профессор үзенә килгән авырулар белән өч ел тәҗрибә уздырган. Аларның берсе дә мөселман булмый, күпләре хәтта гарәпчә бер сүз дә белми. Аларга «Аллаһ» сүзен дөрес итеп әйтергә өйрәтәләр. Нәтиҗә искиткеч була, бигрәк тә төшенкелеккә бирелү һәм психик киеренкелектән интегүчеләргә файдалы була ул.

Психолог Ван дер Ховен үзе: «Коръәнне гарәпчә даими укучылар һәртөрле психик авырулардан имин була, чөнки анда «Аллаһ» сүзе күп мәртәбә кабатлана», – ди.

Профессор сүзләренә караганда, «Аллаһ» сүзендәге һәрбер хәреф психик авыруларны дәваларга ярдәм итә. Мәсәлән, «һәмзә» белән «әлиф», сулышны контрольдә тотып, тын юлларының эшчәнлеген яхшырта. «Ләм» сулышны җиңеләйтә. Ахыргы хәреф «һә» үпкә белән йөрәкне тоташтыра. Бу тоташу, үз чиратында, йөрәк тибешен тәртипкә сала.

 


Фикер өстәү