Үзәк сайлау комиссиясе: «Бүгенге тавыш бирүдә сайлаучыларның 2,5 проценты катнашыр дип көтелә»

Бүген — Бердәм тавыш бирү көнендә Республиканың 36 районында муниципаль берәмлекләр депутатларын өстәмә сайлыйлар. Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев сайлау участокларындагы вазгыять һәм беренче нәтиҗәләр белән таныштырды.

— Бүгенге Бердәм тавыш бирү көне бөтен Россия күләмендә уздырыла. Татарстанда исә 36 райондагы муниципаль берәмлекләр депутатларын сайлыйбыз. Барлык сайлау участоклары да 7:00 сәгатьтә эшли башлады. Әлегә кадәр гадәттән тыш хәлләр теркәлмәде, — дип сөйләде ул журналистларга.

Кондратьев сүзләренә караганда, 161 мандатка 541 кандидат дәгъва кыла, ягъни көндәшлек шактый көчле.

— Бер урынга өч кеше туры килә. Муниципаль сайлаулар өчен бу — шактый яхшы көндәшлек. Өстәмә сайлауда биш партиядә дә катнаша. Үз-үзләрен тәкъдим итүчеләрнең саны — 142, — дип сөйләде ул.

Сайлаучыларга килгәндә, алдан тавыш бирүчеләр саны — 759 кеше. Гомумән алганда, өстәмә сайлауларда 71381 кеше тавыш бирү мөмкинлегенә ия. «Бу сайлаучыларның гомуми санының якынча 2,5 проценты дигән сүз», — диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

ГАС «Выборы» системасы мәгълүматларына караганда, сәгать иртәнге 10га Татарстанда сайлаучыларның 10,44%ы тавыш биргән.


Фикер өстәү