87 яшьлек димче Люция әби: «Аерылышуга юл куймагыз!»

Казаннан 87 яшьлек Люция әби ялгызларны кавыштыра. Ул табыштырган ун гаилә матур гына гомер кичерә. Димче әби башкаларга шатлык өләшеп, үзенең дә ялгыз картлыгына ямь өсти.

– Ирем Саяф Кубада хәрби хезмәттә чакта нурланыш алган иде. Гомер буе ак кан авыруы белән чирләде. Шуңа күрә безгә, итәгебезгә утыртып, балалар сөяргә язмады. Ул утыз ел элек дөнья куйды. Шөкер, картлык көнемдә ялгыз түгелмен. Башкалардан игелек күреп яшим. Кавыштырган гаиләләрнең игелеген тоям, – ди Люция әби. – Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин – бик якын кешем, улымнан да якынрак. Көн саен хәлемне белешеп тора. Кан басымымны үлчәп, аңа әйтеп торам. Солтан, Нияз, Фәннур һәм башка хәзрәтләр белән дә элемтәне өзмим. Әҗәлем җиткән очракта да ярдәмнән ташламаячакларына ышанам.

Язмам героеның язмышы үзе бер китап язарлык. Әнисе Хөсникамал рәттән биш баласын югалта. Аннан өч баласын калдырып, үзе дә дөнья куя. Люциягә ул чакта нибары 2 яшь була. Ике ел элек апасы Данишә  бакыйлыкка күчкән. Абыйсы Әдип 63 яшьтә үлгән. Әтисенең гомере сугыштан соң өзелгән. Аңа кадәр үги әни белән дә яшәргә туры килә кызчыкка. Кыерсытуга түзмәгәч, әби-бабасы янында үсә. Соңрак Люцияне вакытлыча балалар йортына тапшыралар. «Аллага шөкер, юлдан язмадык», – ди ул. Мәктәпне тәмамлагач, Башкортстанның Иске Шаһ мәктәбендә бер ел укытучы булып эшли. Укыткан чакта аны Уфага хокук органнарына эшкә чакыралар. Шул вакытта юридик мәктәпкә укырга керә. Тик тәмамларга насыйп булмый.

Очучы Әдип абыйсы сеңлесенә башкалага КХТИның механик факультетына укырга барырга тәкъдим итә. Шуннан соң аны юллама буенча «Оргсинтез» оешмасына җибәрәләр. Гомер буе шунда бер урында утыз елдан артык хезмәт куя.

– Иҗтимагый эшләрдә еш катнаштым. Бала-чага булмагач, эш күп кушалар иде. Ирем Саяф бик ышанычлы булды. Соңга калсам да, көнләшеп, тавыш куптармады, – ди Люция әби.

Дингә ышану әби-бабасыннан килә. Калганы – Рамил Юныс дәвамы. Диния нәзарәтендә хәйриячелек буенча ун ел эшләгән Люция апа. Рамил хәзрәт белән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә вәгазь тыңларга йөргән чакта танышкан.

– Берсендә шулай игътибарсыз гына утыруымны күреп, үз янына чакырды. «Нигә син мине тыңламыйсың?» – ди. Уфадан абыемны күмеп килдем, бернинди хәлем дә юк, дип аңлаттым. Урын бар, иртәгә үк эшкә чык, диде.  Ул вакытта мин инде пенсиядә. Иптәшем үлгәнгә шактый вакыт узган иде инде. Саяфем 55 яшьтә мәңгелеккә китеп барды. Аның белән 30 ел бик тату яшәдек, – дип сөйли ул. – Иптәшем үләр алдыннан: «Мәчеткә йөр, намаз укырга өйрән. Мин синең догаңны көтәрмен», – диде.  Минем өчен әйтелгән сүз – атылган ук. Намазга бик җиңел бастым.

Мәчеттә эшләгәндә ялгыз парларны да кавыштыралар.

– Кавыштыру авыр түгел. Моның өчен дөрес итеп аңлата һәм бер-берсенә охшаганрак холыклы ярларны сайлый белү кирәк. Башта холык-фигыльләрен яхшылап өйрәнәм. Шуннан башка таныштырып булмый. Минем өчен аларның дин тотуы, намаз укуы мөһим. Аллаһка ышанган кешеләр бер-берсен аңлый, матур гаилә кора. Иң элек ышану, көнләшмәү кирәк. Көнләшү ул – шайтан эше. Егет белән кыз яратуны саклый белгәндә, никахлар  бәхетле, озын гомерле була. Аерылышуга юл куймагыз! Һәркем хатаны  үзеннән эзли, бер-берсеннән гафу үтенә белсә, тормыш дәвам итә, – дип киңәшләрен бирде Люция әби.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү