Татарстанда бер ир хатынын тимер кәшәкә белән кыйнаган

Казанның “Салават Күпере” микрорайонында бер ир-ат элекке хатынын тимер кәшәкә белән кыйнаган. Бу хакта “KazanFirst” “Казань на максималках” телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.

Болай булган. Хатын-кыз тукталышта басып торганда, бер ир-ат аңа таба килә башлаган. Ул, моны күреп. читкә тайпылган. Шулчак ир тимер таяк тартып чыгарган да хатын-кызның башын төя башлаган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, “хоккейчы” хатын-кызның элекке ире булып чыккан. Ул аны эзәрлекли икән. “Ашыгыч ярдәм” канга баткан хатын-кызны хастаханәгә озаткан. Ә юньсез ирне полиция тоткарлаган.


Фикер өстәү