Без әле кая барабыз? Һәр пәнҗешәмбе саен журналист Альберт Шакиров, төрле белгечләр һәм хәбәрчеләребез белән берлектә, әлеге сорауга җавап эзләячәк.
Мәгариф, авыл хуҗалыгы, мәдәният һәм башка өлкәләрдә вазгыять нинди? Фикерләр, фаразлар, анализ – барысы да «Вазгыять» видеотапшыруында.
Тапшырулар белән «Ватаным Татарстан» газетасының интернет чыганакларында танышып булачак. Беренчесе бу атнаның җомгасында (искәрмә буларак) дөнья күрә.