Рөстәм Миңнеханов «Салават күпере» микрорайонында яңа лицей ачты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Салават күпере» микрорайонында «Бионика» 188 нче лицее ачылышында катнашты.

«Бүген зур тантана. Бик матур мәктәп. Сигез 1 нче класс укырга бара. 1224 балага исәпләнгән зур проект. Балаларыбыз яхшы шартларда белем алырга тиеш. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар, күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.

Ул «Салават күпере»ндә заманча мәктәп барлыкка килүе сөенечле вакыйга булуын әйтте. «Балалар куаныч кына китерсен. Балалар ул — безнең киләчәк. Тырышыгыз, бишлеләргә укысагыз, тагы да яхшырак булачак», — дип теләген җиткерде Президент.

«Балаларыбыз сөенеп укысын, яңа уку елы шатлык кына китерсен. Традиция буенча Казанда яңа мәктәпләр ачыла. 5 ел элек „Салават күпере“ микрорайонына беренче кирпеч салынды, шул вакыт эчендә 19 мең кеше өй туе уздырды, балаларга яшәү урыны буенча уку, үсеш өчен мөмкинлекләр тудырылуы шатландыра — концерт залы, бассейн, мәктәп рестораны, лаборатория дә бар», — диде Казан мэры Илсур Метшин тәбрикләү чыгышында.

Лицей директоры Эльвира Рәсүловага лицейның матди-техник базасын ныгыту өчен сертификат тапшырылды. «Сез балаларны тәрбияләүгә зур игътибар бирәсез. Без сезгә балаларга шундый заманча мәктәптә уку мөмкинлекләре тудырылган өчен рәхмәтебезне белдерәбез», — диде ул.

 


Фикер өстәү