Сүзебез уртак булсын. «Татар сүзе» бәйгесендә янә үзгәрешләр бар

Быелгы халыкара «Татар сүзе» телевизион нәфис сүз бәйгесендә мари, удмурт, чуаш, мордва халыклары вәкилләре дә катнаша алачак. Бу хакта чарага багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр. Яңалыклар исә моның белән генә бетми…

ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау комиссиясе гамәлгә куйган «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз бәйгесе быел дүртенче мәртәбә уздырыла. Оештыручылар – «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе һәм «Шаян ТВ»каналы.

– Узган елгы бәйгедә 3,5 мең кеше катнашты. Бик зур нәтиҗәләргә ирештек. Шул исәптән, «Яңа Гасыр» һәм «Шаян ТВ» телеканалларында яңа кешеләр барлыкка килде. Быел исә катнашучылар саны тагын да күбрәк булыр дип уйлыйбыз. Бәйгедә «Туган тел» номинациясе барлыкка килде. Быел башка халык вәкилләре дә катнашыр дип өметләнәбез. Алар да үз сүзләрен җиткерергә тиеш, – диде оештыру комитеты рәисе, «Шаян ТВ»каналының башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова.

Сүз уңаеннан, узган елгы «Татар сүзе»ндәТатарстан гына түгел, Мари Эл, Самара, Төмән, Ямал-Ненец округы, Белоруссия, Төркиядән дә катнашучылар бар иде. Бәйгенең гала-концертында Салехард шәһәреннән килгән Екатерина ханым Әхмәтҗанованың сәхнә гөрләтеп биюе әле дә истә.

Нинди яшь категорияләре һәм номинацияләр бар? Катнашучыларның эшләре түбәндәге яшь категорияләрендә бәяләнәчәк:

– 7 яшькә кадәр (7 яшьне дә кертеп);

– 8–13 яшь (8 һәм 13 яшьне дә кертеп);

– 14–17 яшь (14 һәм 17 яшьне дә кертеп);

– 18 яшь һәм өлкәнрәкләр;

– үзе язган әсәрләрне сөйләүчеләр – 15 яшь һәм аннан өлкәнрәк катнашучылар;

– иҗади гаилә;

– профессионаллар. Биредә атказанган, халык артистлары, шулай ук театр, кино, концерт оешмалары артистлары, дикторлар, нәфис сүз осталары, театраль уку йорты укытучылары һәм башкалар катнаша;

– «Туган тел» махсус номинациясе мари, удмурт, чуаш, мордва халыклары вәкилләре өчен. Яшь чикләве юк.

Номинацияләр:

– «Проза»;

– «Поэзия»;

– «Туган тел» махсус номинациясе (катнашучылар туган телләрендә төрле жанрдагы, шул исәптән, үзләре язган әсәрләрне башкара ала).

Катнашыр өчен нәрсә эшләргә? Бәйгедә катнашыр өчен, гариза белән видеоязманыtatarsuze2024@yandex.ru электрон адресы буенча җибәрергә кирәк. Гаризалар 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Кем бәяли? Катнашучыларны Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстанның халык артистлары Луара Шакирҗанова һәм Илдар Хәйруллин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары – Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм халык артисты Рамил Төхвәтуллин, Тинчуринтеатры артисты Ирек Хафизов бәяләр дип көтелә.

Бүләкләре нинди? Гомуми премия фонды – 1500000 сум.

7 яшькә кадәр:

I урын – 25 мең сум;

II урын – 20 мең сум;

III урын – 15 мең сум.

8–13 яшь:

I урын – 30 мең сум;

II урын – 25 мең сум;

III урын – 20 мең сум.

14–17 яшь:

I урын – 35 мең сум;

II урын – 30 мең сум;

III урын – 25 мең сум.

18 яшь һәм өлкәнрәк:

I урын – 50 мең сум;

II урын – 45 мең сум;

III урын – 35 мең сум.

Үзе язган әсәрләрне сөйләүчеләр – 15 яшь һәм аннан өлкәнрәк катнашучылар:

I урын –  50 мең сум;

II урын – 40 мең сум;

III урын – 35 мең сум.

Иҗади гаилә:

I урын – 80 мең сум;

II урын – 70 мең сум;

III урын – 50 мең сум.

Профессионаллар:

I урын – 80 мең сум;

II урын – 70 мең сум;

III урын – 50 мең сум.

«Туган тел» махсус номинациясе:

дүрт җиңүчегә дә – 30ар мең сум.

Фикер

Ркаил Зәйдулла, бәйгенең жюри рәисе:

– «Татар сүзе» башка бәйгеләрдән аерылып тора. Аның максаты – халыкны сәнгатьле итеп укуга җәлеп итү генә түгел, гомумән, аның әдәбиятка, тел сәнгатенә карата кызыксынуын арттыру. Шул рәвешле без укучыларыбызны да арттырабыз дигән сүз. Бу җәһәттән әлеге бәйгенең әһәмияте бик зур.    

P.S. Узган бәйгеләрдә, шәһәрдә үскән, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнгән, телевидение һәм башка чаралар аша танылган балаларны гап-гади авыл балалары белән бер калыпка салмаска кирәк, дигән кебек фикерләр ишетелде. Балалар арасында да «Профессионаллар» номинациясе өстәсәләр, гаделрәк булыр иде, диештеләр. Оештыручылар исә балаларны аермауларын, барысының да тигез булуын ассызыклады. «Бүген авылда да, шәһәрдә дә мөмкинлекләр бар. Теләк кенә кирәк. Сәләте бар икән, без ул баланы күрәбез, тиешенчә бәялибез», – диде бу җәһәттән оештыру комитеты әгъзасы Роза Әдиятуллина.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү