Балтачлылар турында: «Сез әллә нинди зур эшләр башкарып ятасыз»

Мичтә пешкән коймак, үләнле чәй. Казан халкын һәм якташларын балтачлылар әнә шулай каршы алды. Ул көнне Ленин исемендәге мәдәният йорты каршы Сабантуй мәйданына әйләнгән иде.

Балтачлылар буш кул белән килмәгәннәр. Үз продукцияләрен саттылар. Алучылар хәтта чиратка тезелгән иде. Бәяләре дә арзан, сыйфаты да яхшы, әле җитмәсә, һәркайсында туган як җылысы бит аларның.

Урамнан ук башланган очрашулар мәдәният йорты эчендә дә дәвам итте. Биредә кул эше осталары үз эшләрен күрсәтте. Алар арасында милли бизәнү әйберләре ясаучы Гүзәл Габидуллина, бөтен районның җыр-бию коллективларына костюмнар, күлмәкләр тегүче Гөлнара Эркәева, кунакларны район тарихы белән таныштыручы Фирая Зыятдинова, республикакүләм «Без тарихта эзлебез» шәҗәрә бәйгесендә җиңгән Гөлсем һәм Мулланур Миннебаевлар, милли ашлар әзерләүче Альбина Фасхеева, китапханәчеләр, комган ясаучылар, гөсләчеләр дә бар иде.

Исегезгә төшерәбез: республикада «Татарстанның мәдәни башкаласы» дип аталган бәйге дәвам итә. Ул Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан уздырыла. Бәйге 31 марттан 24 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңгән район 3 миллион сумлык сертификатка ия булачак. Әлеге акча алга таба мәдәни проектларны үстерү өчен тотылачак.

Мондый чаралардан авыл кешесенә тагын бер кат сокланып кайтасың. Аларның уңган-булганлыгына, талантына шаккатасың. Һәр район үзенчәлекле. Үзенең милли ризыгы, гореф-гадәте, йолалары белән аерыла алар. Мөгаен, Балтач районының Түбән Сосна авылында яшәүче Закировлар кебек оста итеп берәү дә чабата биюен башкармыйдыр. Тамашачы алкышларга күмде үзләрен. Арбор авылында яшәүче Әкълимә Хәбибуллинадагы моң бөтен Авиатөзелеш районына таралгандыр кебек. Менә кайда ул талант! Монда, җырлыйм дип, аранжировка да яздырасы түгел, фонограмма да кирәкми. Моңың бар икән, ул тышка чыкмый калмый. Әнә Әкълимә апаныкы чишмә суыдай челтери бит әле! Аның үз-үзен тотышы, матур киемнәре дә таң калдырды. Гомере буе колхозда эшләгән икән ул. Авылдашлары әле аның бик кешелекле, ярдәмчел икәнен дә әйтә.

Удмурт егет-кызлары да, керәшеннәр дә, марилар да бик матур чыгыш ясады. Биюләр бик күп булды. Егет-кызлар, абый-апалар үз хәрәкәтләре аша тормышларының бар асылын ачты да салды кебек. Сүзләр дә кирәкми. Матур итеп яшәүләре, тырыш хезмәтләре чагыла иде аларда.

Тамашачы «Ядкарь» ансамбле чыгышын да яратты. Аларны инде бөтен республикада беләләр. Күп кенә бәйрәмнәрдә чыгыш ясап йөрүче, Марат Габделхаков җитәкчелегендәге Арбор авылы үзешчәннәре алар. Субаш авылыннан килгән гөсләчеләр чыгышы вакытында залда чебен очкан тавыш та юк иде. Гөсләне түгел, күңел кылларын чиертте кызлар. Кыскасы, эштән соң килгән һәр кеше биредә ял итте.

Балтач районы элек-электән башкаларга үрнәк булып торган. Якташларын сәламләгән район башлыгы Рамил Нотфуллин да, без бик күп бәйгеләрдә алдынгы урыннар яулыйбыз, ди.

– Мондый чара барлык милләтнең гореф-гадәтләре белән таныштыру һәм тәҗрибә уртаклашу өчен кирәк. Безнең бурыч – районда яшәүче һәр милләтнең мирасын саклау. Ел саен үзара салым акчасына 60 миллион сумлык эшләр башкарыла. Районда яшәүчеләр өчен уңай шартлар тудырырга тырышабыз. Бирегә килгән һәр кешегә рәхмәтемне җиткерәм, – диде башлык.

Хәзер генә түгел, элек-электән алдынгы булдылар, ди Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев та.

– Куйбышев районында башлык булып эшләгән чак. 1980 нче еллар башында безне Балтачка җибәрделәр. Эшкә өйрәнергә. Ике мәртәбә килеп киттек. Татарстанда беренче булып, колхозда ике сменалы эш оештырган иде алар. Борчактан сенаж салуыгызны күреп кайттык. Андагы борчаклар консервланган банкадагы кебек иде. Сезнең халык районы белән бик горурланып яшәргә тиеш. Республикага бик зур шәхесләр биргән төбәк бит сез, – диде ул.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та Балтачны «зур тарихлы һәм бай мәдәниятле як» дип атады.

–  Сездә тормышны сөйгән, эш яраткан халык яши. Елдан-ел район яңара. Әллә нинди зур эшләр башкарып ятасыз. Сездә иң борынгы гореф-гадәтләр, милли ашлар сакланып калган. Бу бәйгедә чыгыш ясау өчен күп көч куела. Моны оештырып чыгар өчен бердәмлек кирәк. Барыгызга да зур рәхмәт, – диде ул.

Концерт тәмамлангач та якташларын сагынып килгән Казан халкы өенә кайтырга ашыкмады. Якташларым булмаса да, бу чарадан мин дә бик сөенеп, рухи байлык алып кайттым.

Гөлгенә Шиһапова

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү