Балтачта кавын-карбызны арбалап ташыганнар

Авылда хәзер уңган бакчачылар кабакны гына түгел, кавын белән карбызны да үстерергә өйрәнеп җитте.

Балтач районының Чутай авылында яшәүче Нәҗиповлар, әнә, кавын- карбызларны да тачкага төяп ташыган. Уңышлары — сокланырлык!Кабакларын әйтәсе дә юк. «Кырау да зыян салмады. Су да сипмәдек бит, буласы булса, Аллаһы Тәгалә бирә икән. Бөтенесе шундый матур булып үсте. Үзебез дә шаккаттык», — ди хуҗабикә Гөлзифа ханым.

Аларның һәрьяктан уңган- булган, бик тә тырыш икәнен белгән авылдашлары, танышлары гына шаккатмый. » Булганнан бар да була!» — ди алар.

 


Фикер өстәү