Узган сезонда “Ак Барс” хоккей клубының күпме акча эшләгәнлеге мәгълүм булган

Казанның “Ак Барс” хоккей клубы 2022/2023 елгы сезонда Континенталь хоккей лигасында (КХЛ) уйнаган өчен 44,2 миллион сум акча алачак. Бу хакта “Реальное время” хәбәр итә.

Клубларга барлыгы 603,8 миллион сум тәгаенләнгән. Иң күп акчаны Гагарин Кубогын яулаган команда – Мәскәүнең ЦСКА командасы алачак. Аңа 56,8 миллион сум биреләчәк.
Икенче урынга чыккан Санкт-Петербургның СКА командасына исә 46,9 миллион сум күчерелә.
Ә иң аз акчаны Кытайның “Куньлун” командасы эшләгән. Аңа нибары 11,3 миллион сум эләгәчәк.


Фикер өстәү