«ВТ» бәйгесе: бер кочак хисләр, рәхмәтле укучылар, рәхәт очрашу

Ул көнне алар гына түгел, без дә дулкынланып көттек. Бу юлы безнең очрашу бөтенләй башкача узды. Бәйгедә катнашучыларның барысын да бергә җыеп, матур итеп кич уздырган юк иде әле.

Хәтерләсәгез, «ВТ» редакциясе 24 март көнне «Безгә килеп күрегез» дип аталган видеоязмалар бәйгесе игълан иткән иде. 5 минутлык видеоязма җирлектә көндәлек тормышта татар теленең ничек саклануы һәм кулланылуы турында булырга тиеш иде. Бәйге газетаның социаль челтәрендә барды һәм аңа нәтиҗәләр тавыш бирүгә карап ясалды.

Тәбрикләү чарасы Казанның иң милли мохитле, матур урынында – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Чәй эчеп, театр буйлап экскурсия уздыргач, бергә «Көзге кайтаваз» спектаклен карадык.

«Бер-беребезгә тавыш бирдек»

Моңарчы бер-берләрен видео аша гына белгән катнашучылар күптәнге танышлар кебек аралашты. Сөйләшүләренең уртак темасы – әле дә баягы төшергән видеолары. Һәркайсы кызык мизгелләр турында сөйли.

Актанышның сәләтле балалар мәктәбендә педагог-оештыручы булып эшләүче Миләүшә Аграпова белән Алсу Хафизова, видео төшерәбез дип, бөтен гимназияне кузгатканнар. Миләүшә сценарий язарга оста икән, ә Алсу – чын артист. Аның белән сөйләшеп торганда да, күңел күтәрелә, ирексездән авыз ерыла.

– Бәйге турында интернеттан күреп алдым да Алсуга әйттем. Беренче урынны алабыз, дим, – дип сөйли Миләүшә. – Без башкаларның эшләре өчен дә тавыш бирдек. Көнчелек булмады да. Безгә исә бөтен гимназия коллективы ярдәм итте. Әти-әниләргә дә мең рәхмәт. Призлы урыннар алмасак та, катнашучы исеменә лаек булдык. Безне директорыбыз Венера Хәева ике көнгә эштән җибәрде. Аңа мең рәхмәт! «Ватаным Татарстан» газетасыннан диплом алу – үзе зур бүләк ул. Киләчәктә дә бәйгеләр уздырсагыз, бик теләп катнашыр идек.

Кама Тамагы районының Олы Кариле авылыннан килгән Венера Зыятдинованың бу бәйгедә улы Фазыл катнашкан.

– Авылның бер көнен төшердек. Улым видеода төшәргә дусларын да җыйды. Үзебезнең авылны башкаларга да күрсәтә алдык, – ди әнисе Венера.

Мамадыш районының Түбән Ушмы авылыннан Гөлия Вахитова да кызы белән авыл тормышы турында видеоязма җибәргән.

– Казанга килгәнебез булса да, театрга барганыбыз юк иде әле. Мин әлегә декрет ялында. Ирем белән өч бала үстерәбез. Бергәләп килербез дигән идек, иремә эшкә китәргә туры килде. Бик ошатып кайтып китәбез. Чакыруыгызга рәхмәт, – ди Гөлия.

Шунысы сөенечле: бәйгедә катнашучылар арасында мәктәп укучылары да бар иде.

Балтач районының Смәел авылында яшәүче Гүзәл Хаҗиевага 14 яшь.

– Бик тә журналист буласым килә. Республикада басылучы күп кенә газеталарны алдырабыз. Минем телевидениедә эшлисем килә. Сез уздырган бәйгене бик яраттым. Мондый чаралар тагын булса, киләчәктә дә катнашыр идем. Күпме кешеләр белән таныштым. «ВТ» журналистларын якыннан күрдем. Мин бик шатмын, – ди Гүзәл.

Әлфизә Ибәтуллина Саба районының Килдебәк мәктәбендә 10 сыйныфта укый. Туктар авылында яшиләр икән. Әлфизә дә журналист булырга хыяллана.

– Без бу бәйгедә җиңмәсәк тә, Казаннан бик горурланып кайттык. Үзебезгә күрсәтелгән хөрмәт ошады. Татарның йөзек кашы булган Камал театрында бүләкләнү тагын да зур горурлык өстәде. Гаиләбез белән болай да театрга еш йөрибез. Ә менә «Көзге кайтаваз» спектаклен аеруча яраттык. Аның тел язмышына бәйле булуы уйландырды. Киләчәктә тә авылга бәйле бәйгеләр уздырсагыз иде. Бу юлы да күпме кешеләрнең тормышын, ничек яшәвен күрдек. Газета оештырган бәйгеләр дәвамлы булсын, – ди Әлфизәнең әнисе Фәридә.

Җиңүчеләр – өчәү!

Редакция коллективы өч иң күп тавыш җыйган видеоязмага акчалата бүләк – 15000 сум күләмендә кызыксындыру премиясе тапшырды.

Балтач районының Сосна авылы тормышын төшереп җибәргән Гүзәл Габидуллина да – җиңүчеләр исемлегендә. Кызганыч, баласы кечкенә булу сәбәпле, ул очрашуга килә алмады. Шулай да без аның белән сөйләшеп алдык.

– Декретта утырган әни өчен бәйгедә җиңүем зур бүләк булды. Андый акча җирдә аунап ятмый. Кечкенә балама айлык пособие дә шуның яртысы гына. Бик шатландым. Минем эшемә тавыш бирүчеләргә зур рәхмәт, – ди Гүзәл.

Киров өлкәсендәге Иске Пенәгәр авылыннан килгән Самира Гарифуллинага да шундый ук бүләк тапшырылды.

– 11 нче сыйныфта укыйм. Туганнарым бөтенесе дә хокук саклау өлкәсендә эшли. Апам социаль челтәрдә бер төркем алып бара. Аңа дип видеолар ясый башладым. Бу эшем үземә дә ошый башлады. Әнием бу бәйге турында әйткәч, бик теләп эшкә тотындым, – ди Самира. – Видеоязма аша авылыбызны башкаларга да күрсәтәсем килде. 3–4 кибетебез бар. Әле менә шушы көннәрдә ипи дә пешерә башладылар. 500 хуҗалык бар бездә, 1 меңнән артык кеше яши. Сыерлар да тоталар, атлар да. Итек басучылар, тәрәзә йөзлекләре ясаучылар да бар. Яши әле безнең авыл!

Түбән Камадан Айгөл Бикмөхәммәтова да – җиңүчеләр исемлегендә. Аңа сеңлесе Язилә, үзе эшләгән мәктәп коллективы, туганнары ярдәм иткән. Айгөл Түбән Каманың «Адымнар» мәктәбендә эшли икән. Өч тел беләм, рәхәтләнеп аралашам, ди.

– Бу бәйге безне тагын да якынайтты. Барлык туганнар, дуслар бергә җыелып, зур мәҗлес ясадык. Безне берләштергән өчен «Ватаным Татарстан» газетасына зур рәхмәт, – ди Айгөл.

«ВТ»ны укучылар безгә бик якын. Күбесе белән туганлашып та беттек инде. «Безгә килеп күрегез» бәйгесендә катнашучылар белән дә шундый җылы мөнәсәбәттә булырбыз дип ышанабыз. «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәрриренең беренче урынбасары Илнар Хөснуллин да киләчәктә элемтәләребез тагын да ныгыр дигән фикердә.

– ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән берлектә уздырылган әлеге бәйге бүгенге җирлекләрнең тормыш-көнкүрешен, анда телнең саклануын күрсәтүдән гыйбарәт иде. Мактану һәм горурлану гына түгел, башкаларга үрнәк күрсәтү дә. Ә бәйгедә яшьләрнең катнашуы аеруча сөендерде. Үз авылларын видеога төшергәндә, сөйләгәндә алар үзләре дә сизмәстән тамырлары белән кызыксына башлый, – диде ул.

«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе әлеге бәйгенең бүләкләү тантанасын уздыруга ярдәм иткәне өчен Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткерә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү