Танылган җырчы авыр хәлдә хастаханәгә озатылган

Музыкант һәм композитор Игорь Николаевны хастаханәгә озатканнар. Ул хәзерге вакытта йөрәк белән проблемалары булу сәбәпле, интенсив терапия палатасында ятып дәвалана. Табиблар аның хәлен авыр дип бәялиләр, дип хәбәр итә Starhit.

Артистның хастаханәгә ятуы турындагы мәгълүматны шулай ук «Известия» дә раслый.

Җырчының сәламәтлеге белән проблемалары 2021 елда ук башлана, ул беренче тапкыр инфаркт кичерә. Аннары 2023 елның гыйнварында йөрәк авыруы тагын кискенләшә. Мәскәү өлкәсендә шәхси йортта яшәүче җырчы кинәт хәле начарланып, ашыгыч ярдәм чакырта. Башта Николаевны «инфаркт» диагнозы белән Красногорск хастаханәләренең берсенә алып киләләр, бераздан Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Кардиология фәнни-тикшеренү үзәге» ФДБУГА күчерәләр, анда аңа ике стент куялар.

Хәзер җентекләп тикшергәннән соң, табиблар җырчыга җитди операция ясау яки ясамау мәсьәләсен хәл итәчәкләр.


Фикер өстәү