Татарстанның халык артисты Флюра Сөләйманованы соңгы юлга озаттылар (ФОТО, ВИДЕО)

Казанның Мәрҗани мәчетендә Татарстанның халык артисты Флюра Сөләйманованы соңгы юлга озату мәрасиме узды. Данлыклы татар җырчысына 84 яшь иде.

Җырчыны соңгы юлга озатырга филармония вәкилләре, эстрада җырчылары, театр әһелләре һәм тугры тамашачысы да килгән иде.

Хушлашу мәрасимен Фердинанд Сәләхов алып барды. Җеназа намазын Мәрҗани мәчетеннән Мансур хәзрәт Җәләлетдинов укыды.

Җырчы Курган зиратында күренекле шәхесләр аллеясына җирләнде.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү