Өмәдә «Изумруд» күленнән 2895 килограмм чүп җыелган

Бүген Татарстанда Бөтенроссия»Яшел Россия» дип аталган өмә узды. Анда 500 дән артык кеше катнашты.Җыештыру уен форматында узды. 124 команда бер сәгать эчендә 2895 килограмм чүп җыйды. Аны шундук сортларга аерып та бардылар. Шулай итеп, 115 капчык пластик, 95 капчык пыяла,10 капчык металл җыелды.

Өмәдә Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та катнашты.

-«Вода России» акциясендә катнашып без 6 мең чакрымда елга буйларын чистарттык. 240 меңнән артык кеше өмәләргә чыкты. Бүген без кешеләрнең тирә-якка булган мөнәсәбәтен күреп сөенәбез. Экология безне берләштерде,- ди Александр Шадриков.

Ахырдан җиңүче командаларга бүләкләр тапшырылды.


Фикер өстәү