11 сентябрьдә Актаныш районының Такталачык һәм Уразай авылы арасындагы күл буенда бер ир-ат югалган. Якыннары бу хакта полиция хезмәтенә гариза язган.
1961 нче елда туган Рафыйк Хәләфетдинов балык тотарга киткән җиреннән югала. Аның машинасы һәм шәхси әйберләре күл буенда табыла. Ир-атны якын-тирәдән, күлдән водолазлар ярдәмендә эзләгәннәр, ләкин таба алмаганнар. Ул хәтерен югалтырга мөмкин дип белдергән якыннары. Рафыйк Мәүлет улы Хәләфетдиновны күрүчеләр булса 89173777435 телефонына шалтыратуларын сорыйлар.