Батырлык ордены белән бүләкләнгән махсус хәрби операциядә катнашучы егет якташларына рәхмәт белдергән

Махсус хәрби операциядә катнашучы, Батырлык ордены белән бүләкләнгән Буа егете әти-әнисе өчен видео яздырып, якыннарына – теләктәшлек өчен, районга – гуманитар ярдәм өчен һәм хатлар, рәсемнәр җибәрүче балаларга – күңел җылысы өчен рәхмәт белдергән.

“Әни, әти – бездә барысы да әйбәт! Буалыларны каршыладык, ярдәмегезне алдык, барыгызга да зур рәхмәт! Озакламый өйгә кайтачакбыз ди”, – ди Алмаз Баһаветдинов.

Егет шулай ук махсус хәрби операция зонасына даими рәвештә гуманитар йөк китерүче районның хәрби хәрәкәтләр ветераннарына да рәхмәт сүзләре ирештергән. Видеоны районы хакимияте башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграм-каналына урнаштырган.

“Алмаз Баһаветдинов Буада яшәүче һәркемгә таныш: аның портреты шәһәрдәге бер баннерны бизи, хәрби юлы барлык егетләргә үрнәк булып тора”, – дип билгеләп үткән район җитәкчесе.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Буада Батырлык ордены белән бүләкләнгән хәрбиләрнең портретлары белән баннерлар урнаштырылганлыгын да искәртик.

Видеода шулай ук бер хәрби Василиса Петухованың рәсемнәр белән бизәлгән хатын укый. Хәрбиләр әйтүенчә, мондый хатлар туып-үскән җиреннән еракта булучылар өчен –бигрәк тә якын һәм кадерле.


Фикер өстәү