Владимир Путин Татарстаннан Хәнифовлар гаиләсен “Ата-ана даны” ордены медале белән бүләкләгән

Россия Президенты Владимир Путин Татарстаннан Чулпан һәм Иршат Хәнифовларны “Ата-ана даны” ордены медале белән бүләкләгән.

Хокукый мәгълүматлар рәсми порталдагы указда шул хакта әйтелгән.
Бу бүләк аларга гаилә институтын ныгытудагы һәм балалар тәрбияләүдәге казанышлары өчен тапшырыла.
Исегезгә төшерәбез: әлеге орден медале дүрт һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналарга яки уллыкка (кызлыкка) бала алучыларга тапшырыла. Бүләк 2010 елда гамәлгә куелган. Әлеге медаль белән бергә, бер тапкыр 200 мең сум күләмендә акча түләнелә. Шулай ук ата-аналарга хезмәт ветераны статусы һәм өстәмә ташламалар (мәсәлән, коммуналь хезмәтләргә түләү буенча) бирелә.


Фикер өстәү