Халыкны кабул иткәндә Фәрит Мөхәммәтшиннан спорт залы һәм иске йортны төзекләндерүдә ярдәм сорадылар

Төрле стильдәге карате белән шөгыльләнүчеләргә – спорт залы, 86 яшьлек ялгыз пенсионерга – йортын төзекләндерүгә ярдәм кирәк. Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлеге cекретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә халыкның гозерен тыңлады.

“Россиянең төрле стильдәге карате студентлар федерациясе” иҗтимагый оешмасы президенты Борис Белов әйтүенчә, аларга күнегүләр үткәрү өчен спорт залы кирәк. “Ноябрь аенда Орел шәһәрендә әлеге спорт төре буенча халыкара ярышлар уздырылачак, – диде ул. – Ләкин, зал булмау сәбәпле, җыелма команданың ярышларга тиешенчә әзерләнү мөмкинлеге юк”. Фәрит Мөхәммәтшин Спорт министрлыгына бу мәсьәләне хәл итү бурычы куйды.
Казанның Идел буе районында яшәүче 86 яшьлек Александра Синицына исә үзе яши торган йортка һәм бүлмәсенә капиталь төзекләндерү уздыруны сорап килгән. Йортны 1960 елд ук төзегәннәр. Хәзерге вакытта Александра Николаевна ялгызы яши икән. Улы Виталий 1980 елда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Мирный бистәсендәге Фестиваль урамына Виталийның исемен биргәннәр. Ә 129нчы мәктәп музеена истәлек тактасы урнаштырганнар. Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләне үз контроленә алды.


Фикер өстәү