Табибка языла алмасаң, шалтырат!

Табибка язылу, кирәкле даруны таба алмау, вакцинация ясау урыннары… Республика халкын әнә шул мәсьәләләргә кагылышлы сораулар борчый икән. Бөтендөнья авырулар куркынычсызлыгын яклау көне уңаеннан белгечләр Татарстан халкыннан килгән иң актуаль сорауларны барлады.

Росздравнадзор идарәсенең Татарстандагы бүлекчәсенә мөрәҗәгать итүчеләр саны кимегән. Идарәнең бүлек мөдире Фәридә Дучицкая сүзләренә караганда, быел 9 айда аларга 1052 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Узган елгыдан 14 процентка кимрәк икән. Идарәгә килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрнең күбесе медицина ярдәменең сыйфаты һәм куркынычсызлыгына (53 проценты), дарулар белән тәэмин ителешкә (32 процент) кагыла.

– Медицина ярдәме сыйфаты дигәндә, бу уңайдан килеп ирешкән сорауларның күбесе медицина хезмәте күрсәтүне оештыруга бәйле. Шәхси оешмаларга бәйле мөрәҗәгатьләр дә шактый. Ел башыннан бирле идарәгә шундый 204 сорау килде. Табибларга язылу, аларның үз-үзләрен тотышына кагылышлы сорауларына ачыклык кертергә теләүчеләр дә шактый. 492 мөрәҗәгать буенча чаралар күрелде, 173е ялган мәгълүмат булып чыкты, – ди Фәридә Дучицкая.

Табибка язылу күпләрнең үзәгенә үткән мәсьәлә булса да, соңгы арада республика халкы белгечләргә язылып булмаудан азрак зарлана башлаган. Һәрхәлдә, Росздравнадзор идарәсендә шулай дип ышандыралар.

Сентябрь башында Татарстанның Республика медицина мәгълүмат-аналитика үзәге каршында бердәм колл-үзәк (телефон номеры: (8 (843) 558-03-03) пәйда булды. Сәламәтлек саклауга бәйле сорауларны анда да кабул итәләр.

– Медицина хезмәтләре сыйфатын яхшырту, кеше тиешле хезмәтне вакытында алсын өчен эшләнде бу. Колл-үзәктә бүлек мөдире, табиб-статистик, һәркайсының үз операторлар төркеме булган өч төп белгеч бар. Моннан тыш безнең Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы кебек эре шәһәрләрдә дә белгечләребез бар. Алар өч сменада эшли. Колл-үзәк тәүлек әйләнәсе хезмәт күрсәтә, – ди Үзәк җитәкчесе Аида Коростелева. – Үзәктәге белгечләр кешегә барлык кирәкле мәгълүматны бирергә, табибка язылырга, өйгә табиб чакыртырга ярдәм итәргә тиеш. Колл-үзәк белгечләре мөрәҗәгатьне кабул итеп, теркәп кенә калмый, аларның ахыргача үтәлешен дә контрольдә тота.

Колл-үзәккә тәүлегенә 100дән артык шалтырату килеп ирешә икән. Вируслы чорлар котырган чорга аяк бастык. Шуңа күрә узган атнаның җомгасыннан башлап колл-үзәккә ярдәм сорап шалтыратучылар саны да арта башлаган.

– Якын арада кешенең табибка язылганлыгын раслаучы чат-бот барлыкка киләчәк. Юкса табибка язылган кешеләрнең 20 проценты чынлыкта анда бармый, – ди үзәк җитәкчесе.

Колл-үзәккә медицина тармагына бәйле булган башка оешмаларны да тоташтырмакчылар. Әле күптән түгел генә анда Сәламәтлек саклау министрлыгының «кайнар элемтә»сен тоташтырганнар.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү