Россия башкаласы мэры Сергей Собянин үзенең шәхси блогында быел җәен Мәскәүдәге Төньяк вокзалдан иң популяр елга сәяхәте юнәлешләре буенча Казанның икенче урынны алуын әйткән.
Беренче урынга Санкт-Петербург чыккан. Казаннан соң – Мышкин шәһәре.
Мәскәүнең ике елга вокзалы: Төньяк һәм Көньяк вокзаллары барлыгы 175 мең пассажирны елга сәяхәтенә озаткан.