Салават Миңнеханов: «Бу хәлне Салават Фәтхетдиновка сөйли күрмәгез»

Салават Миңнехановны беләсез. Гүзәлем белән дә аерым таныштырасы юк. Зур сәхнәгә әле беренче генә адымнарын атлаган вакытта егетнең исем-фамилиясенә нык игътибар иттеләр.

Үзе Салават, үзе Миңнеханов – мондый атың булганда уңышка ирешми мөмкинме соң? Йолдызлы гаиләне бүген зур сәхнәдә дә, туй-юбилейларда да очратырга мөмкин. Салават «Ха-ха-ханә»гә кызыклы хатирәсен сөйләде.

Эстрадада әле эшли генә башлаган чорда аны бер юбилейга чакыралар. Бик теләп бара. Бәйрәмне башыннан ахырына кадәр шушы эштә махсуслашкан эвент-агентлык оештыра. Салават бәйрәм буласы җиргә килә, бик затлы җир, кунаклар да бик саллы. Өстәл артларында олы яшьтәге әбиләр дә шактый, юбилярның туган-тумачаларыдыр инде. Ә чыгыш ясарга Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек дәрәҗәле җырчылар килгән. Салаватның репертуары ул чакта аеруча хисси һәм дәртле иде. Җырчы яшьләрчә бер җыр «бәрә». Моңарчы җитди генә утырган әбиләр селкенгәли башлыйлар. Шулай итеп, җырчы бөтен залны кузгата. Соңыннан Салават Миңнеханов янына шушы бәйрәмне оештырган агентлык кешесе килә дә рәхмәтләрен әйтә. Сөйләшә торгач, шунысы аңлашыла: агентлык Салават Фәтхетдиновны чакырырга тиеш булган икән, әмма, бутап, Миңнехановны чакырган. «Но вы им тоже понравились», – дигән ахырдан оештыручы кыз. Менә шундый кызыклы хатирә. Бу хәлне Салават Фәтхетдиновка сөйли күрмәгез. Ни дисәң дә, ул бу көнне заказсыз калган бит.

Данил Сәфәров язып алды


Фикер өстәү