Рөстәм Миңнеханов Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры белән Казан авиатөзелеш предприятиеләрен яңарту турында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов белән очрашты.

Әңгәмәдәшләр Татарстан Хөкүмәте һәм Ростех хезмәттәшлегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук дәүләт корпорациясе структурасына керүче республика предприятиеләре эшенә нәтиҗәләр ясадылар.

Очрашуда Казанда авиатөзелеш предприятиеләрен модернизацияләү һәм техник яктан яңадан коралландыру проектларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелде.


Фикер өстәү