Виктория Абрамченко Татарстанда экология белән бәйле проектларның уңышлы тормышка ашырылуын әйтте

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченконың эшлекле очрашуы узды.

Вице-премьер Татарстанга кичә килгән иде. Ул берничә объектта булды һәм аның эше белән танышты, аерым алганда, биологик чистарту корылмаларында, Казанның ләм кырларында, рекультивацияләнгән Самосырово полигонында булды.

Рөстәм Миңнеханов Виктория Абрамченкога республикада тармак үсешенә игътибар иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Үз чиратында, вице-премьер, «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча Татарстан бүген Идел буе федераль округында беренче урында тора, дип белдерде.

Виктория Абрамченко хәбәр иткәнчә, кичә күргән барлык проектлар да уңышлы тормышка ашырыла. «Барысы да графикта. Бернинди уңайсызлык күрмибез», – дип нәтиҗә ясады ул.
Очрашуда урманнарны саклау һәм яклау буенча эшләрне башкару, «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар


Фикер өстәү