Бер ир-ат, гаиләдә бик каты тавыш купкач, ике нәни баласын һәм каенэнесен үтергән

Нәрсә эшләгәнен аңлагач, үз-үзенә кул салган.

Гаиләдә аерылышу турында сүз чыгу сәбәпле бик нык тавыш купкан бер мәлдә “башы киткән” ир ике нәни баласын һәм каенэнесен атып үтергән. Хатыны ике сабые белән өйдән чыгып качарга өлгергән, дип яза “Readovka67.ru”. Вәхши исә, аңына килгәч, үз-үзенә кул салган.

Әлеге коточкыч фаҗига 24 сентябрьдә Омск өлкәсендә булган. Өч, биш яшьлек ике сабыйның, 27 яшьлек ир-атның җаны кыелган. Җинаятьченең 30 яшьлек хатыны үзен, җиде яшьлек һәм бер яшьлек ике баласын үлемнән йолып калган.

Ике һәм аннан күбрәк кешене, шул исәптән балаларны үтерү турында җинаять эше кузгатылган.
Тикшерүчеләр килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.


Фикер өстәү