Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясендә спорт мәйданчыгы ачты

Болгардагы ислам академиясе янында спорт мәйданчыгы ачылды. Мәүлид бәйрәме көнендә узган тантаналы ачылышта Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты.

Минтимер Шәймиев тантаналы чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады.

– Без бирегә бик мөһим көнне җыелыштык. Күрүегезчә, нинди дә булса эшкә тотынганабыз икән, морадыбызга ирешәбез. Бердәмлек һәм татулык әнә нинди көчкә ия. Без сезнең белән республикада яшәүчеләрнең бердәмлеккә ирешүенең шаһитлары, – диде ул.

Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов спорт мәйданчыгы ачылуны мөһим вакыйга дип атады.

– Бүген Мөхәммәд (с.г.в) пәйгамбәрнең туган көне. Академиябез янында күп функцияле спорт мәйданчыгын ачу тантанасы да нәкъ шушы зур бәйрәмгә туры килде, – диде ул. – Мәгариф учреждениеләре студентларга белем бирү белән генә чикләнми, аларга төрле яклап үсәргә ярдәм итә. Бу җәһәттән безнең академия дә искәрмә түгел. Монда спорт үсеше буенча зур эш алып барыла.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин фикеренчә, ислам академиясе укучылары рух һәм белем белән генә түгел, физик яктан да көчле булырга тиеш.

– Бу көнне көнендә шундый мәйданчык ачуыбыз – куанычлы вакыйга. Киләчәктә аның кайчан ачылуын беркем дә онытмаячак, – диде ул.


Фикер өстәү