Татарстанда 47 яшьлек ирнең кибет кассасыннан акча урлавы видеога эләккән

Казанда полиция хезмәткәрләре аракы кибете кассасыннан акча урлаган ир-атны тоткарлаган. Идел буе районында урнашкан кибет кассасыннан акчаның юкка чыгуы турында кассир хәбәр иткән.

Баксаң, ир сәүдә ноктасына тәрәзәсен ватып кергән. Кассадагы акчаны һәм азык-төлек урлап, чыгып качкан. Бу хакта “Татар-информ” Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары барышында 47 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Ул полиция бүлегендә үз гаебен таныган. Угры инде моңа кадәр дә урлау, талау, наркотикалар саклау очраклары буенча “утырып” чыккалаган.
Җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү