Рөстәм Миңнеханов Пермьдә Идел буе федераль округы советы утырышында катнаша

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Пермьгә китте. Анда ул Идел буе федераль округы советы утырышында катнаша. Россия Президентының округтагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә узасы чарада яшьләр сәясәте турында сөйләшәчәкләр.

Утырышта Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре, дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре бүгенге шартларда яшьләр белән тәрбия эшен оештыру турында фикер алышачак.


Фикер өстәү