Татарстанда такси пассажирында бер кило чамасы киндер тапканнар

Әгерҗе районында автоинспекторлар такси пассажирында бер килограмм чамасы киндер тапкан. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Автоинспекторлар Карл Маркс урамындагы бер йорт янында Geely маркалы таксины туктаткан. Тәртип сакчыларын машинадагы 22 яшьлек пассажирның үз-үзен тотышы сагайткан.

Ир-егетне тикшергәндә, киндергә охшаган үсемлек чыгышлы матдәгә тап булганнар. Аны экспертизага җибәргәннәр. Тикшерү такси пассажирыннан алынган матдәнең, чыннан да, киндер булуын раслаган. Киптерелгән киндернең күләме 790,3 грамм тәшкил иткән.

Егет, имештер, Әгерҗе районы Иж-Бубый авылына үз ихтыяҗы өчен кыргый киндер җыярга барганлыгы турында сөйләгән. Киндерне җыйгач, өенә кайтып китү нияте белән такси чакырткан.
Хәзерге вакытта аңа карата җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.


Фикер өстәү