Догалар кылынды, теләкләр әйтелде

Татарстан мөселманнары Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтте. Изге Болгар җирендә узган бәйрәмдә Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Догалар кылынды, теләкләр әйтелде, рух саулыгы белән тән ныклыгы турында сөйләштеләр: Болгар Ислам академиясендә спорт мәйданчыгы ачылды, шунда ук беренче уен да узды.

Татарстанда 2014 елдан бирле Мәүлид ән-Нәби уңаеннан төп бәйрәм чаралары Болгардагы Ак мәчеттә үткәрелә. Намаз залында Коръән сүрәләре, гарәп һәм татар телләрендә дини көйләр яңгырый…. Быел исә Изге Болгар җирендә тагын бер вакыйга булды – Ислам академиясе янында спорт мәйданчыгы ачылды. 765 кв. метрлы әлеге спорт объекты Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды белән берлектә төзелгән.

– Татарстанда Болгар академиясен булдыру Россия өчен тарихи вакыйга булды. Бүген әлеге уку йорты булачак дин белгечләренә белем һәм һәрьяклап үсеш өчен мөмкинлекләр бирә. Яңа ачылган спорт мәйданчыгы да студентлар өчен өстәмә уңай шартлар тудыра, – диде Минтимер Шәймиев, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләп һәм уен башланыр алдыннан тупка беренче булып үзе типте.

Болгар ислам академиясе Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланган федераль проект.

Тантанада Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды директоры киңәшчесе Алексей Петров һәм башкалар катнашты.

– Укучылар рух һәм белем белән генә түгел, физик яктан да көчле булырга тиеш. Бәйрәм көнне шундый мәйданчык ачылу – куанычлы вакыйга, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Аның сүзләрен Болгар Ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов куәтләде.

– Академиябез янында күпфункцияле спорт мәйданчыгын ачу тантанасы да зур бәйрәмгә туры килде. Башка уку йортлары кебек үк, безнең академия дә студентларга белем бирү белән генә чикләнми, аларга төрле яклап үсәргә ярдәм итә, – диде ул.

Тантаналы ачылыштан соң Минтимер Шәймиев академия студентлары белән очрашып сөйләште.

– Болгар Ислам академиясен дә, аның студентларын да матур киләчәк көтә. Монда белем алган дин белгечләре киләчәктә ислам үсешенә үз өлешләрен кертәчәк, – диде ул. – Без төзегән матур бинаның тирән эчтәлекле булуы куанычлы. Без алга таба да республикада ислам мәгарифенә ярдәм итәчәкбез, шул исәптән уку шартларын да яхшыртачакбыз. Якын киләчәктә академия территориясен төзекләндерүгә керешергә кирәк. Мәүлид бәйрәмендә яңгыраган ниятләр бик җаваплы, без аларны үз көчебез һәм Аллаһы Тәгалә ярдәме белән тормышка ашыра алырбыз дип өметләнәм.

Ахырда ул Шәймиевләр гаиләсе һәм барлык туганнары исеменнән Болгар ислам академиясенә танылган ислам дин белгечләренең 60 томлык китапларын бүләк итте. Бәйрәм чараларында катнашучылар Ак мәчеттә өйлә намазын да укыды. Шуннан Минтимер Шәймиев I төбәкара «Болгар легендасы» симпозиумында катнашучы рәссамнарның эшләре белән танышты. Болгардагы бәйрәм концерт белән төгәлләнде.

Сан

Татарстанда 2112 гыйбадәт йорты бар. Аларның якынча 90 процены ислам һәм христиан (православие) диннәренә карый.

Хәзерге вакытта республикада 32 мәчет, 40 чиркәү (39ы реставрацияләнә) төзелә.

 

 


Фикер өстәү