Владимир Путин Россиягә яңа төбәкләр кушылу көне турындагы законны имзалаган

Россиядә яңа төбәкләр белән кушылу көне билгеләп үтеләчәк.

Бүген Владимир Путин Россиягә яңа төбәкләрнең кушылу көнен бәйрәм итү турында законга кул куйган. Яңа бәйрәм 30 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк.
Моңа кадәр Президент Дәүләт Думасына яңа истәлекле датаны гамәлгә кую турында закон проектын керткән иде.

Исегезгә төшерәбез: 2022 елның 30 сентябрендә Кремльдә Донецк, Луганск халык республикаларын, Херсон һәм Запорожье өлкәләрен Россия составына кертү турында килешүләргә кул кую тантанасы булды. Алар референдумнар йомгаклары буенча Россиянең яңа төбәкләренә әйләнде.


Фикер өстәү