Рөстәм Миңнеханов 2027 елга кадәр салым ташламаларының кемнәргә сакланып калачагын аңлаткан

Татарстанда югары технологияләр өлкәсендә технопарклар резидентларына (алар салым салуның гадиләштерелгән системасын куллана) салым ташламалары 2027 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тиешле законга кул куйган.

Моңа кадәр алар өчен 5% һәм 1% күләмендә киметелгән ставкаларның 2024 елның 1 гыйнварында гамәлгә чыгуы күздә тотылган иде.
Шулай итеп, керемнәренең кимендә 90 проценты компьютер программалары эшләүдән, бу өлкәдәге башка хезмәтләрдән алынган очракта, технопарк резидентлары әле тагын өч ел дәвамында 5% һәм 1% күләмендә салым түләячәк.


Фикер өстәү