Риман Гыйлемханов: «Тыныч тормыштан кем туйган?!»

Беркөнне эшкә таксида бардым. Машинага кереп утыруга, иминлек каешын эләктердем. Шофер егет миңа сәерсенеп карап куйды. «Нәрсә, үлемнән куркасызмы?» – ди.

«Кем курыкмый инде», – дим. «Мин», – ди бу. Үз чиратымда, аңа мин сәерсенеп карап куйдым. Сүзгә бик юмарт булып чыкты таксист егет. Махсус хәрби операциядә катнашкан икән, яраланып, госпитальгә эләккән. Дәваланып чыккач, тәмам аякка басар өчен ял биргәннәр. Үзе әйтмешли, аңа ял килешми икән, шуңа күрә вакытлыча таксист булып йөри. Тик тыныч тормышны ошатмый бу, тизрәк тегендә китәргә тели. «Одна скукота, как вы тут живете?» – дип җибәрә. Күңелдән генә: «Әһә, моның психикасы бозылган», – дип куйдым. Тыныч тормыштан кем туйган инде?!

Таксист Андрей исемле икән. Мин аның сөйләгәннәрен татарча язам инде. «Үлемнән җүләр генә курыкмый. Тик мин үлемне психологически җиңәргә өйрәндем. Ничек итеп, дисезме? Алдыма максат куеп. Мин ни өчен бу операциядә катнашуымны беләм. Үлә-нитә калсам, дуслар, туганнарның минем турыда ни сөйләячәген беләм. Андрей куркак булган, дип берәү дә әйтмәячәк. Әйе, миңа кешегә атарга да, үтерергә дә туры килде. Ну без бит үзебезне кешегә санамаганнарга каршы сугышабыз». Андрей үзе сөйли, үзе миңа карап-карап ала, йөземдә аның әйткәннәрен хуплау галәмәтләре күрмәкче була, ахрысы. Ә мин хисләрне тышка чыгармаска тырышам. Андрей шулай да ни уйлаганымны сизенә: «Сугыш кешене үзгәртми калмый инде ул», – ди. Аңа тыныч тормышның кызыгы беткән. Тизрәк махсус операциягә җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатка да мөрәҗәгать иткән. «Без гарип кешене җибәрә алмыйбыз, башта терелеп бет әле», – дигәннәр. Мин Андрейдан Ватанны ярату, Ватанның иминлеген саклау турында матур сүзләр көтмәдем. Заманында кайберәүләрнең, сугышка бармас өчен, үз-үзләрен гарипләндерүләрен искә төшердем. «Сугыш вакытында йә кулларына, йә аякларына атучылар булган бит», – дидем. Андрейның минем сүзләргә артык исе китмәде. «Андыйлар һәрвакыт табылачак», – диде. Аптырагач: «А как чувство патриотизма?» – дигән булам. Андрейның җавабы бик гади иде. «Мине ни өчен монда бәргәләнә, үзенә урын таба алмый, дип уйлыйсың? Минем сугышка ыргылуым адреналин җитмәүдән яки психикам бозылудан түгел. Тегендә минем дусларым, хезмәттәшләрем калды. Как они там без меня? Очень хочу помочь, но не могу, вот это меня бесит», – ди.

Сизелеп тора, хәрби эштә Андрей – чын профессионал. Ирексездән «Офицеры» фильмының бер герое әйткән сүзләр искә төште. «Есть такая профессия – Родину защищать», – дигән иде ул. Тарихи мәгълүматлар буенча, бу сүзләрне беренче булып СССР оборона министры Андрей Гречко әйткән һәм алар үзләреннән-үзләре «Офицеры» фильмының девизына әйләнгән.

Нишләмәк кирәк, тормыш еш кына һәр кешене Ватанны саклау һөнәрен үзләштерергә мәҗбүр итә инде. Бөтен кеше, мәсәлән, табиб була алмый, ә Ватан сакчысы була ала. Чөнки туган илне ярату хисе һәркем күңелендә бар. Кем әйткәнне инде хәтерләмим, әмма «Ватанны ярату – кешеләрне ярату ул», – дигән сүзләре күңелдә калган. Ә бу хис кемдә юк?

Гаҗәп кешеләр инде без. Берәү йорт салырга кредит алган булган. Махсус хәрби операциядә контракт төзеп катнашу турында сүз чыккач, моның хатыны: «Берничә айга булса да барып кайтмыйсыңмы соң, аена 200 мең сумнан артык бирәчәкләр икән, кредит түләр идек», – дигән. Ир берсүзсез риза булган. Әмма медицина комиссиясе моны хәрби хезмәткә яраксыз дип тапкан. Шуннан ир белән хатын нишләгәннәр, дисезме? Берсеннән-берсе уздырып, табибларны сүгә башлаганнар. Әлбәттә, кредит түләү мөмкинлеге юкка чыгу да ачуларын китергән. Әмма акча икенче планга күчкән. Хатыны иренең армиягә яраксыз икәнлегенә үрсәләнсә, ире: «Башкалардан кай җирем ким?» – дип хурлана икән.

Әле без үсмер чакта да армиягә яраксыз дип табылу егет кеше өчен оят, түбәнлек иде. Димәк мондый хисләр дә күңелләрдә тирән тамыр җибәргән.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү