Татарстанда октябрь һәм февраль айларында һава торышы гадәттәгечә булмаячагын әйткәннәр

Республикада быел октябрь аенда һәм киләсе елның февралендә һава температурасы нормадан югарырак булачак.

Гидрометеоүзәк хәбәренә караганда, Татарстанда октябрьдә айлык уртача температура нормадан +4,9 градуска югарырак булачак. Февраль аенда да нормадан югары булуы көтелә (-10,7 градус).

Шул ук вакытта төбәктә айлык уртача температура ноябрьдә (-2,7 градус), декабрь (-8,9 градус), гыйнвар (-10,9) һәм мартта (-4,2 градус) чама белән нормага туры киләчәк.

Синоптиклар аңлатып үткәнчә, салкын чор җиткәч, һава торышының айлык, декадалык һәм кыска вакытлы фаразлары эшләнеләчәк.


Фикер өстәү