Чакырылыш буенча хәрби хезмәт срогы үзгәрүгә ачыклык керткәннәр

Россиядә чакырылыш буенча хәрби хезмәт срогы үзгәрми. Ул 1 ел тәшкил итә. Генераль штабның баш оештыру-мобилизация идарәсе җитәкчесе урынбасары контр-адмирал Владимир Цимлянский бүгенге брифингта шулай дип белдергән.

“Егетләрне җыю пунктларыннан хәрби частьләргә озату 16 октябрьдән башлана. Чакырылыш буенча хезмәт итү срогы, элеккечә үк, 12 ай тәшкил итә”, — дигән ул.
Оборона министрлыгының телеграм-каналы мәгълүматларына караганда, булачак солдатларның барысы да Россия Кораллы көчләренең даими урнашу пунктларына җибәреләчәк.


Фикер өстәү