Сомнолог Кадрия Вәлиева черем итүнең файдасын аңлатты

Көндез черем итеп алу – күпләрнең яраткан гадәте, кайберәүләрнең күптәнге хыялы. Ничек кенә булмасын, организмның көн уртасында ял соравы – гадәти хәл. Белгечләр исә, көндезге йокы файдалы булудан бигрәк, чир билгесе дә булырга мөмкин, дип кисәтә. Көндез черем итеп алуның бар хикмәте турында табиб-невролог, сомнолог Кадрия Вәлиева сөйләде.

💎 Көндез йоклау, черем итеп алуга элек-электән үзгә караш яши. Яшерен-батырын түгел, ул үзенә күрә бер ялкаулык билгесе буларак та кабул ителә. Әмма көндезге йокының файдалы яклары да җитәрлек. Чама хисен генә онытмаска кирәк!

💎Көндез черем итеп алуны төнге йокыга өстәмә дисәк, дөресрәк булыр. Әгәр икесен бергә кушкач, кешегә бер тәүлеккә җитәрлек йокы сәгатьләре җыелса, көндез черем итеп алу аңа файдага гына дигән сүз. Көндезге һәм төнге йокы сәгатьләре тиешле нормадан артып китсә, көндез йоклауның организм өчен бернинди шифасы да юк.

💎 Ашаганда гына түгел, йоклаганда да чама хисен югалтырга ярамый. Көндез артык озак йоклау аркасында, кеше төнлә йокысызлыктан интегергә мөмкин. Күпсанлы тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, көннең икенче яртысында акыл хезмәтенә көче сүрелгән кеше, гадәттә, көндез 40 минуттан да озаграк йоклый. Көндез артык озак йоклаган кеше киләчәктә депрессиягә дә бирешергә мөмкин. Шуңа күрә йокының да чамасын белергә кирәк.

💎 Галимнәр, көндез 15–20 минут черем итеп алудан да яхшырак, файдалырак әйбер юк, дип ышандыра. Фәнни телдә ул Штирлиц йокысы дип атала. Көндез 15–20 минут йоклап алган кеше ныклап йоклап китәргә өлгерми, димәк аңа йокыдан уяну да, көндәлек эшләрен дәвам иттерү дә җиңелрәк булачак. Көн уртасында бераз гына черем итеп алган кеше кичкә кадәр җитәрлек көч, энергия туплый. Кыска вакытлы көндезге йокыдан соң кешенең игътибарлылыгы – 50 процентка, хәрәкәтчәнлеге 16 процентка яхшыра. Моннан тыш көн уртасында черем итеп алган кешенең кәефе дә яхшыра, ярсучанлыгы кими, зиһене ачыла.

💎 Төнлә 2–3 сәгатькә азрак йоклаган кеше көндез бер сәгать черем итеп алса да куркыныч түгел. Профессиональ рәвештә спорт белән шөгыльләнгән, көн саен физик күнегүләр ясаган кешегә көндез 40–50 минут йоклап алу хәерле. Шушы вакыт эчендә мускуллар тулысынча ял итәргә өлгерә. Төнлә тиешенчә йокламаган, авыр физик яки акыл хезмәте башкарган кешеләргә, йөкле хатын-кызларга да көндез нәкъ шуның кадәр йоклап алырга киңәш ителә. Көндез черем итеп алырга мөмкинлек булмаса, күзләрне йомган килеш берничә минут ятып яки утырып тору да файдага булачак.

💎 Көндез черем итеп алу гадәте чир билгесе дә булырга мөмкин. Аерым алганда, йоклаганда билгеле бер вакыт дәвамында сулыш алмыйча торган (апноэ) кешеләр еш кына көндез дә черем итәргә ярата. Апноэ – бик мәкерле чир. Ул Җир шарында яшәүчеләрнең яртысында диярлек күзәтелә. Көндез черем итеп алу гадәте кешедә нарколепсия башлану турында да кисәтергә мөмкин. Әлеге неврологик тайпылыш вакытында кеше көндез гел йокымсырап йөри.

💎Өлкән яшьтәге кешеләр көндез ешрак йоклый. Яшь барган саен, кешенең тәүлек дәвамындагы активлыгы да кими. 60–65 яшьтән соң кеше, гадәттә, көн уртасында хәлсезлек сизә. Шуңа алар ярты сәгать булса да черем итеп ала. 80–85 яшен тутыручылар исә көндез икешәр тапкыр 30–40 минут йоклап ала.

💎Күпләр көндез йоклап торганнан соң баш авыртудан зарлана. Бу, гадәттә, шул ук апноэдан (йоклаганда сулыш туктап тору) интеккән кешеләрдә күзәтелә. Интернетта бу уңайдан язган башка мәгълүматлар берсе дә дөреслеккә туры килми.

Көндез йоклау кагыйдәләре:

  1. Көндез черем итеп алу мәҗбүри түгел. Аны организм сораган очракта гына эшләргә кирәк.
  2. Көндез 15.00–16.00 сәгатькә кадәр черем итеп алу ягын карагыз. Юкса төнлә йокысызлыктан интегүегез бар.
  3. Черем итәр алдыннан телефоныгызны, йокыгызны бүлә торган башка җиһазларны сүндереп куегыз.
  4. Көндезге йокы урыны уңайлы, тыныч булырга тиеш. Караңгылык җитмәсә, йокы өчен махсус битлек, караңгы пәрдә ярдәмгә киләчәк.
  5. Cәгатьне 20 минуттан соң шалтырарлык итеп көйләп куегыз.

Юкә йокысызлыктан коткара

Юкә себеркесе йокысызлыктан коткара. Мондый себеркене елның салкын вакытында, кешенең организмы кояш һәм витамин җитмәүдән стресс кичергәндә куллану файдалырак. Аның белән чабынып, салкын тию авыруларын кисәтергә, иммунитетны ныгытырга мөмкин. Мунча чыккач, юкә чәе эчү дә шифалы. Юкә себеркесе – бит тиресе өчен дә менә дигән чара. Ул аны агарта, яраларны төзәтә, бетчәләрдән, пигмент тапларыннан, сипкелдән коткара.

Динә Гыйлаҗиева

 

 

 

 


Фикер өстәү