Бер туташ сөеклесенә кияүгә чыгарга ризалык биргән һәм берничә минуттан һәлак булган

Төркиядә Есим Демир исемле туташ сөеклесе белән өйләнешергә вәгъдәләшкән вакытта кыядан егылып һәлак булган. Бу хакта “АиФ-Москва” Newsflash мәгълүматларына таянып яза.

Фаҗига Чанаккале шәһәр-портының Поленте култыгы тирәсендә килеп чыккан. Басма мәгълүматларына караганда, туташ сөеклесенә кияүгә чыгарга ризалык биргәннән соң берничә минут узгач һәлак булган. Ул 30 метр биеклектән егылган.

Сөйгәне Низаметтин Гурсу әйтүенчә, алар вәгъдәләшү өчен романтик урынны сайлап алган: бирегә күпләр кояш баюын карарга киләләр икән.

Аның сүзләренә караганда, егет ризыклар алырга дип машинасына таба киткән бер мәлдә кәләшенең ачыргаланып кычкыруын ишеткән…

Медиклар туташны коткарып кала алмаган. Хокук саклау хезмәткәрләре килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.


Фикер өстәү