Торакны кемнәргә бушлай бирергә мөмкин булуын аңлатканнар

Авария хәлендәге торакта яшәүчеләр бушлай фатир алырга мөмкин.
Аз керемле булып, авария хәлендәге торакта яшәүчеләргә бушлай фатир бирелергә мөмкин. Адвокат Валерия Подгорская Ura.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Ул шулай ук безнең илдә дәүләт хезмәткәрләре, хәрбиләр һәм яшь гаиләләр өчен ташламалы торак программасының гамәлдә булып килүен искәрткән..

Адвокат сүзләренә караганда, аз керемлеләргә тора бирүнең төп шарты: гаиләдә бер кешегә туры килә торган керем күләменең төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан кимрәк булуы. Шулай ук гаиләнең авария хәлендәге торактан тыш башкасына ия булмавы.


Фикер өстәү