Татарстанда көзге чакырылыш башлана

1 октябрьдән бөтен Россия буйлап көзге чакырылыш башлана. Россия президенты Владимир Путинның 29 сентябрьдән указында ул 31 декабрьгә кадәр узачак, дип хәбәр ителә. Кампания өчен 18 дән 27 яшькә кадәрге 130 000 кеше чакырылырга тиеш. Повестка буенча килмәгән өчен штраф хәзер 10 түгел, ә 30 мең тәшкил итәчәк.

Бу көздән үк чакыру кампаниясендә электрон повесткалар кулланылыр дип көтелде, әмма аларны массага кертү өчен техник мөмкинлекләр юк.

Генштаб оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Цимлянский сүзләренчә, көзге чакырылышта мобилизация планлаштырылмый. Ул генераль штабта «өстәмә мобилизацион чаралар үткәрүнең бернинди планнары да юк» дип сөйләде.


Фикер өстәү