Рөстәм Миңнеханов: «Илебез өчен ислам дөньясы белән хезмәттәшлек аерым әһәмияткә ия»

Узган җомгада Татарстан башкаласында 15 ил вәкиле җыелып, Әфганстандагы вазгыять турында сөйләште. Ни өчен Татарстан һәм ни өчен Әфганстан турындамы?

Казан Ратушасында Әфганстан буенча Мәскәү форматында фикер алышуның бишенче утырышы булып узды.

Утырышның Казанда узуына аптырыйсы түгел. Соңгы арада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм республиканың ислам дөньясында абруе сизелерлек артты. Утырышта катнашучылар Әфганстандагы хәзерге вазгыять, илнең башка дәүләтләр белән мөнәсәбәте, төбәктәге иминлек мәсьәләсе, ярлылык, террорчылык, наркотик әйләнеше, хатын-кыз хокуклары кебек җитди сорауларга җавап эзләде. Күпмилләтле республиканың әлеге мәсьәләләрдә дә тәҗрибәсе, күрсәтерлеге юк түгел.

Борчу бер, максат та уртак ­– тотрыклы хезмәттәшлек, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырасы иде. Әлеге утырышта яңгыраган мөһим фикерләрне җиткерәбез.

Хезмәттәш булыйк!

Безнең ишекләр ачык. Әфганстандагы вакытлы хөкүмәтнең тышкы эшләр министры вазыйфаларын башкаручы Әмир Хан Муттаки илнең башка дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрне ныгытуга әзер булуын әйтте.

– Соңгы берничә дистә елларда Әфганстан белән идарә итүнең төрле формалары кулланылды, әмма алар берсе дә эчке проблемаларны хәл итмәде, – диде ул. – Шуңа күрә идарә итү модельләрен тәкъдим итүдән битәр Әфганстанны барлык юнәлешләргә кертү, хезмәттәшлекне үстерү кебек мәсьәләләргә күбрәк игътибар итәргә кирәк. Хәзерге хакимият үз сүзендә торды: төбәктә иминлекне тәэмин итте. Барлык илләр үз мәнфәгатьләрен исәпкә алып, мөмкинлектән файдаланырлар дип өметләнәбез. Хәзер Төньяк –Көньяк сәүдә коридорын гамәлгә ашыру мөмкинлеге бар.

Әмир Хан Муттаки әйтүенчә, энергетика, авыл хуҗалыгы, тимер юл элемтәләре буенча проектларны чынга ашыру өчен дә вакыт җитте. Шулай ук башка илләрдән килүче туристлар, журналистлар, гуманитар өлкәдә эшләүчеләрнең Әфганстанда курыкмыйча йөри алуына да басым ясады.

– Әфганстаннан курыккан яисә наркотиклар әйләнеше белән борчылган һәр ил, барысын да җентекләп өйрәнү һәм аңлау өчен, безнең илгә делегация җибәрә ала, – дип белдерде ул.

Күршеләр фикере

Үзбәкстан Тышкы эшләр министрлыгының махсус вәкиле Исмәтулла Иргашев билгеләп үткәнчә, Әфганстанда, икътисадны тулысынча торгызу өчен, зур проектлар гамәлгә ашырылырга тиеш. Ул шулай ук Көнбатышның Әфганстан турында тискәре фикерләр уятып, дәүләтнең йөзенә тап төшерергә тырышуын да искәртте.

Кыргызстан Президентының махсус йөкләмәләр буенча махсус вәкиле Талатбәк Масадыков та Әфганстан белән дус булырга теләүләрен әйтте.

– Әфганстандагы хәзерге хакимиятнең нәтиҗәләре начар түгел. Алар ришвәтчелек белән көрәшә, инфляцияне контрольгә алды, илдәге валютаны тотрыклы итүгә көч куя. Кыргызстан тыныч һәм тотрыклы Әфганстанны күрергә тели. Без дә дустанә мөнәсәбәтләргә ышанабыз, – диде ул.

Кыргызстандагыларны Әфганстандагы хатын-кыз хокукларына бәйле мәсьәләләр дә борчый. Әйтик, аларга белем бирү, эшкә урнаштыру. «Шундый әйтем бар бит: «Ир-ат тәрбиялим дисәң, ул үстер, милләт тәрбиялим дисәң, кыз үстер». Әфганстан хакимияте моны яхшы беләдер дип өметләнәбез», – диде Талатбәк Масадыков.

Сүз уңаеннан, Әфганстанга күршеләре һәм ислам илләре генә түгел, Кытай, Һиндстан кебек дәүләтләр дә ярдәм кулы суза. Мәсәлән, соңгылары Әфганстага 3 млрд доллар акча җәлеп иткән, 35 меңләп студент Һиндстандагы уку йортларына керә алган.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе:

– Әфганстандагы сәяси чынбарлык тамырдан үзгәрүгә карамастан, бүген аның эшенең актуальлеге артты. Бүген илебез өчен ислам дөньясы белән хезмәттәшлек аерым әһәмияткә ия. Татарстан бу юнәлештә актив эшли. Республиканың иҗтимагый-сәяси һәм эшлекле даирәләренең Әфганстан юнәлешенә кызыксынуы артты. Гуманитар элемтәләрне саклау – безнең үзара бәйләнешнең аерылгысыз өлеше.

 

 

 

 


Фикер өстәү