Австралиядә милләтләр бәйрәме уздырганнар

Австралиянең Аделаида шәһәрендә ел саен төрле милләтләрнең “MOSAIС” мәдәни фестивале уза. Әлеге фестиваль 2017 елда башланган. Быел биредә яшәүче татар-башкорт җәмгыяте беренче тапкыр катнашкан.

Бу хакта милләттәшебез, журналист Финзия Газизова хәбәр итте.


– Австралиядә 200дән артык милләт яши. Алар дус булсыннар, бер-берсенең мәдәниятен, ризыкларын, биюләрен-җырларын күрсеннәр дип уздыралар бу фестивальне. Һәр кеше үз милли киемнәре белән килде, – ди Финзия. – Фестивальдә биредә гомер итүче 20гә якын милләт катнашты. Анда милли ризыкларны әзерләргә кирәк иде. Мин бу бәйрәмгә чәк-чәк ясауны үз өстемә алган идем. Бер кыз кабартма ясарга тиеш иде. Ул кыз авырып киткәч, анысын да миңа калды. 10 кг якын чәкчәкне һәм 70 данәдән артык кабартманы пешерергә монда яшәүче башка татарлар да булышты. Эш барышында башкаларга да мастер класслар күрсәттек. Яныбызга милли киемнәребезне, Татарстан картасын урнаштырдык. Кешеләр Татарстан белән кызыксынды. Уфаны белүчеләр бар. Кемдер бабам татар иде дип килеп әйтә.
Фестивальдә төрле милләт вәкилләре киемнәрен дә күрсәтергә тиеш иде.


– Аделаидагы татар оешмасы җитәкчесе урынбасары Диләрә Вәлиефф татар күлмәге киеп беренче урын яулады. Диләрә ханым өстендәге кием бик күпләрне таң калдырды, — ди Финзия. – Бик сөенеп кайттык. Милләтебез өчен горурландык. Икенче елга да безне чакырып калдылар. Тагын шунысы бар – бу чарада саткан милли ризыкларның акчасы хәйрия эшләренә китте. Бәйрәм итеп, савап та эшләп кайта алдык.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү