Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Халыкара укытучылар көне белән котлады

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары!

Быелгы ел Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителгәнгә күрә, безнең һөнәри эшчәнлеккә мөһим дәүләт проектлары һәм үзгәрешләр кертергә туры килде.

Безнең һөнәр үзенчәлекле. Тормыш укытучыга һәрвакыт югары таләпләр куя. Хәзер укытучы профессиональ яктан грамоталы, укытуның яңа чараларына һәм инновацион методикаларына ия булудан тыш, җәмгыятебездәге тирән үзгәрешләрнең асылын аңларга тиеш.

Сезнең һәрберегезгә, хөрмәтле укытучылар, мөгаллимнәр, рәхмәт белдерәсем килә. Балаларга карата битараф булмаганыгыз, сабырлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, алдан әйтеп булмый, белеп булмый торган шартларда да сыйфатлы итеп эшли белгәнегез өчен.

Сыйныфка килеп керүгә үк, укытучы үзенең мөнәсәбәте, белеме, таланты белән баланың шәхесе формалашуына зур йогынты ясый. Дәрескә кергәч, сез инде һәр укучының мәктәптәге тормышы белән яши башлыйсыз. Укытучының хезмәт нәтиҗәсен проект күрсәткечләре һәм сроклары белән генә бәяләп булмый – ул һәр укучының язмышы белән тыгыз бәйләнгән.

Сез – уникаль кешеләр. Сез балаларны тәрбиялисез, өйрәтәсез һәм аларга яңадан-яңа офыклар ачасыз.
Сезнең яныгызда һәрвакыт якыннарыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез, зирәк остазлар, сезне аңлый торган әти-әниләр һәм яраткан укучыларыгыз булсын. Балаларга бүләк иткән җылылык, сезгә аларның олы рәхмәтләре һәм уңышлары булып әйләнеп кайтсын.

Сезгә нык сәламәтлек телим. Бәхетле булыгыз! Бәйрәм белән!


Фикер өстәү